Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында курьер-мошенник пенсионерларның 800 мең сум акчасын үзләштергән

Түбән Кама районы Кама Аланы поселогының полиция бүлегенә җирле халыктан мошенниклык турында дүрт гариза килгән.

Өлкән яшьтәге зыян күрүчеләрнең тарихлары кабатлана: билгесез кешеләр телефон аша аларның якыннары юл-транспорт һәлакәтенә эләккәнен һәм аларга ярдәм кирәклеген хәбәр итә. Куркуга төшкән пенсионерлар акчаны өйләренә килгән курьерга бирәләр.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен ачыклаган. Ул 34 яшьлек Алабуга кешесе булып чыга. Ир-ат интернетта акча эшләүнең «җиңел» ысулын тапканын сөйли. Аңлатуынча, башта ул алдау белән шөгыльләнүен аңламаган. Әмма беренче тапкыр зыян күрүче янына барганнан соң ук ул җинаять эшчәнлеге белән шөгыльләнүенә төшенгән. Ләкин бу аны туктатмаган. Барлыгы ир-ат 800 мең сум акча эшләгән.

Хәзер тоткарланган кешегә карата РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Ир-ат өй арестында, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев