Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында янгын пенсионерның йортын һәм аның барлык документларын юк иткән

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Түбән Кама районының Балчыклы авылында янгын чыгып, берничә минут эчендә сарай һәм йортны юкка чыгарган. Йорт хуҗасының барлык әйберләре һәм документлары янган.

Ачыкланганча, ул анда берүзе яшәгән. Хәзер пенсионер күршеләре буйлап йөрергә мәҗбүр. Аның бәласенә битараф кала алмаганнар акча җыю турында игълан иткән.

Шаһитлар әйтүенчә, ул көнне ир-ат эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнгән. Бу янгынның сәбәбе булырга мөмкин.

«Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткән вакытка йорт һәм сарайны ут камап алган була. Зыян күрүчеләр, җәрәхәтләнүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районынның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлегенең өлкән инспекторы Регина Шатрова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев