Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама полициясе тоткарлаган ир-ат кесәсендә наркотиклар табылган

Аңа карата административ беркетмә төзелгән һәм өч тәүлеккә камерага җибәрелгән.

Түбән Камада 26 июльдә полиция хезмәткәрләре Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10 нчы йорт янында 38 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Түбән Кама полициясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, тоткарланган кеше моңа кадәр наркотиклар белән бәйле маддә буенча хөкем ителгән булган.

Тикшерү барышында ир-атның кесәсендә 1,19 грамм төргәк табылган. Тагын бер төргәк тоткарланган кешенең визиткасында булган. Аңа карата административ беркетмә төзелгән һәм өч тәүлеккә камерага җибәрелгән.

Хәзерге вакытта «Наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, йөртү, ясау, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Ир-атка өч елга кадәр төрмә яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев