Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама кешесе үтерү белән янаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән

Гаепләнүче элек хөкем ителгән булган.

Түбән Камада яшәүче 40 яшьлек ир-ат таныш хатынын үтерү белән янаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән.

Прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган елның 30 октябрендә Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында Гагарин урамындагы кибет янында исерек ир-ат бәхәс вакытында хатын-кызга пыяла шешә белән селтәнә һәм аны үтерү белән янаган.

Гаепләнүче элек хөкем ителгән булган. Бу эш буенча ул үз гаебен тулысынча таныды.

Түбән Кама шәһәр суды аңа 1 ел шартлы рәвештә шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү билгеләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев