Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама кешесе машина урлаган һәм авария оештырган

Вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада ир-ат «Лада Гранта» машинасын урлап, юл-транспорт һәлакәте оештырган.

Җинаять 25 октябрьдә Тынычлык проспектындагы 66/2 йорт ишегалдында була. Бу кеше урамда хуҗасы югалткан ачкычларны табып, машинаны ача. Аннары Тынычлык һәм Төзүчеләр проспектлары киселешендә авария оештыра.

«Кайнар эзләр» буенча каракны ДПСның аерым ротасы хезмәткәрләре тоткарлый. Ул 43 яшьлек ир-ат булып чыга. Аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең өченче өлеше буенча административ беркетмә төзелгән.

Суд карары белән ул 14 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән. РФ ҖК 166 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Урлау максатыннан башка автомобиль яки башка транспорт чарасын законсыз үзләштерү (угон)»), дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев