Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре ике исерек шоферны тоткарлаган

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган ике ир-атны тоткарлаган.

Мәсәлән, 11 июльдә Түбән Кама районының Олы Аты авылында 43 яшьлек ир-атны исерек килеш «ВАЗ-2110» автомобилен йөрткән өчен тоткарлаганнар. Бу ир-ат моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен җәлеп ителгән булган.

13 июльдә Кызыл Чишмә бистәсендәге Кояш урамында инспекторлар «Лада» автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек җирле кешене туктата. Аңарда да алкоголь исереклеге билгеләре булуы ачыклана.

Исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата РФ ҖК 264 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә («Административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү»).

Югарыда күрсәтелгән статья 300 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота. Шулай ук автомобильне конфискацияләү мөмкинлеге дә каралган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев