Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама янында автобус белән бәрелешүдә «Ленд Крузер»ның 18 яшьлек шоферы зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Чистай-Түбән Кама юлының 77нче километрында 15:50 сәгатьтә булган.

Түбән Кама районының Каенлы авылы янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә «Тойота Ленд Крузер»ның 18 яшьлек шоферы зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул «узып китү тыелган» билгесе зонасында машиналарны узып киткән һәм 57 яшьлек шофер идарә иткән «Нефаз» автобусына бәрелгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте Чистай-Түбән Кама юлының 77нче километрында 15:50 сәгатьтә булган.

Зыян күрүчене, «уң кулбаш һәм маңгай өлкәсендә җәрәхәтләр» диагнозы белән «ашыгыч ярдәм» машинасы хастаханәгә алып китә. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң табиблар аны өенә җибәрәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев