Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары балаларны машинада йөртү кагыйдәсенең үтәлешен тикшерә

Балаларны машинада йөртү таләпләрен бозган өчен штраф 3 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Түбән Камада балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан профилактик рейдлар үткәрелә, шулай ук шоферларның куркынычсызлык каешларын эләктерүе дә тикшерелә. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел башыннан балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуның 300 очрагы ачыкланган. Куркынычсызлык каешларын кулланмаган өчен 3 800дән артык беркетмә төзеде.

Исегезгә төшерәбез, балаларны машинада йөртү таләпләрен бозган өчен штраф 3 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә эләктерелмәгән каеш өчен штраф — 1000 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев