Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кәрәзле элемтә сыйфатын яхшырту Түбән Кама пенсионерына 1 миллион сумга төшкән

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре алдауның яңа төре турында кисәтә. Бу юлы аферистларның корбаны 61 яшьлек ир-ат булган.

Зыян күрүче сүзләренчә, 9 октябрьдә мессенджерда аңа үзен кәрәзле элемтәнең техник ярдәм операторы дип таныштырган хатын-кыз шалтыраткан. Имеш, төбәктә элемтә һәм Интернетны яхшырту өчен вышкалар алыштырыла һәм шул сәбәпле телефонда яңарту (обновление) ясарга кирәк.

Шуннан соң пенсионер таныш булмаган хатынга телефонына килгән кодларны әйтә. Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз яңартуның уңышлы үткәнен әйтә һәм иртән шалтыратырга вәгъдә итә.

10 минуттан соң зыян күрүче телефонындагы онлайн банк кушымтасына керә, исәптәге акчаларының урында булуына ышана. Икенче бер банк приложениесенә керә алмаганнан соң, ир-ат «кайнар линия» гә шалтырата. Оператор ир-атка аның мошенниклар корбаны булуын аңлата. Соңрак инде аның исәп счетыннан 1 миллион сумның алынуы ачыклана. 

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама полициясенең матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев