Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ял көннәрендә Түбән Каманың 19 автомобиле штрафстоянкага җибәрелгән

Дүрт шоферның машина йөртү хокукы булмаган.

Узган ял көннәрендә Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары 19 автомобильне штрафстоянкага җибәргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук 19 шофер руль артына исерек хәлдә яки медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен тоткарланган. Дүрт шоферның машина йөртү хокукы булмаган.

Моннан тыш, 28 кешегә штраф салынган, алар җәяүлеләр кичүе буенча баручы җәяүлегә юл бирмәгәннәр. Үз чиратында, юл аша чыгу кагыйдәләрен бозган 94 җәяүлегә дә штраф билгеләнгән.

Моннан тыш, ял көннәрендә балаларны махсус утыргычларсыз йөртүнең — 8, пыялаларны тонировкалау кагыйдәләрен бозуның 30 очрагы ачыкланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев