Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Электровелосипед алырга теләгән түбәнкамалыны 34 мең сумга алдаганнар

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз бушлай белдерүләр сайтында мошенникларга юлыккан. Хатын-кыз үзенә электр велосипеды алырга теләгән.

Күңеленә ошаган 33 мең сумлык велосипедны тапканнан соң, түбәнкамалы сатучыга товарны Түбән Камага китереп бирүләрен сорап хәбәр җибәрә. Сатучы ризалаша.

Ханым сатып алуны рәсмиләштерә, товар һәм товарны китерү өчен тиеш булган акчаны күчерә. Аңа накладной җибәрәләр һәм берничә көннән электр велосипедын китереп бирергә вәгъдә итәләр.

Әмма хатын-кыз сатып алган товарын күрү бәхетенә ирешми, ә сатучы хәбәрләргә җавап бирми башлый. Шуннан соң түбәнкамалы полициягә мөрәҗәгать итә. 

Нәтиҗәдә, РФ ҖК 159 маддәсенең икенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды («Мошенничество»), дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча полиция идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев