Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдартазлар әбиләрне дә алдый

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада бер курьерны тоткарлаганнар, ул пенсионердан 300 мең сум акча алган. Тикшерү материаллары буенча, 82 яшьлек түбәнкамалыга үзен аның оныгы дип таныштырган билгесез берәү шалтыратып, авариягә эләгүе турында хәбәр иткән. Имеш, акча түләмәсә, аны төрмәгә утыртачаклар.

Әби әлеге шалтыратучыга ышанып, курьер аша 300 000 сум акча тапшырган. 250 мең — үзенеке булган, 50 меңне әҗәткә алган. Соңрак кына балаларына шалтыратып, оныгының бернинди дә авариягә юлыкмавын ачыклаган. 

Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре «кайнар эз»ләрдән курьерны тоткарлаганнар. 45 яшьлек әлеге ир-ат социаль челтәрләр аша алдартазларга курьер булып эшкә урнашкан. Ул алдартазлар тозагына эләккән әби-бабайлардан акчаларын барып алып, аны аферистлар күрсәткән исәп-хисап счетына күчерергә тиеш булган. Бу хезмәте өчен ул үзенә биш мең сум калдырган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев