Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама районында яшәүче ветеран укытучыны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Рәкыйп Сөләйманов 46 ел дәвамында математика укытучысы булып эшләгән.

Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында яшәүче, СССР мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Рәкыйп Әхмәтхан улы Сөләйманов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Рәкыйп Сөләйманов 46 ел дәвамында математика укытучысы булып эшләгән, кырыс һәм таләпчән педагог, әмма шул ук вакытта ярдәмчел һәм гадел дә булган.

«Күптәнге мәктәп елларын искә төшерәсең дә, безне чыннан да зур остаз укытканын аңлыйсың! Ул хәзер дә безнең өчен төпле киңәшче, чын укытучы булып тора. Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, шатлык, иминлек!» — дип теләде ветеранга Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.

Фото: Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев