Ярый әле читләр үз итте
Шәһәребездә картлар йорты барлыгын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Миңа да анда булырга, танышым янына барырга туры килде. Әгәр бу йорт булмаса, алда танышымны ниләр көткән булыр иде икән?!
Төрле яшьтәге һәм милләтләре төрле әби-апалар җыелган биредә. Кая барсалар да башларына элеккечә матур итеп ап-ак яулыкларын япкан татар карчыклары да күзгә ташлана. Үз язмышлары белән килешеп, озак еллар яшәүчеләре дә, күптән түгел генә урнашучылары да бар. Яннарына килүчеләр булса, сабыйлар кебек сөенәләр, җанланып китәләр. Аралашу кешегә су кебек кирәк. Аралашып яшәгәндә, бергәләп сөтле чәеңне эчсәң, чирләрең дә онытылып китә, ничә яшьтә булуың да онытыла... «Аллаһка шөкер, аяк-кулларым исән-сау, күзләрем күрә, мин яшим әле», — дип дога кыласың.
Үзем алар белән аралашам, ә башымнан төрле уйлар йөгерә — нинди язмышлар китергән аларны бирегә? Балалары бармы, торыр җирләре юкмы?..
Янәшә караватта утыручы (иң өлкәнедер мөгаен) апаны күзлим. Акрын гына дисбесен тартып, дога укып утыра.
Үз гомерендә Тәслия апа күп авырлыклар күргән, яшьли әнисе вафат булган. Үзебезнең нәсел дип, туган абыйсы аны балалар йортына бирмәгән. Абыйсы гына түгел шул, йортта җиңги дә бар. Ә ул сәбәпле-сәбәпсез кызга кул күтәргән, хәтта таяк белән кыйнаган чаклары да булган. Һәр көн дога урынына «ялкау, әрәмтамак, аңгыра, килмешәк» кебек кимсетү сүзләре яңгыраган. Абыйсына әйтер иде, барыбер ышанмас, чөнки хатын иренең бер алдына ике артына төшеп, кызны мактагандай итеп кыланган, артистларың бер якта торсын. Ярый әле кызлар тормышка чыгып, йортларыннан чыгып китә алалар. Тәслимәгә дә ниһаять ул көн җитә, аны күрше авыл егетенә димлиләр. Егет — ярлы гаиләдән, кияргә кием, ашарга ризык юк. Шәһәргә китеп, кем каян нәрсә юнәтә ала, шулай яшәп китәләр. «Бергәләп тырышкач, ачтан үлмәдек, ике балабыз туды, ялкау дип берсе дә кимсетмәде, үзебезчә тырыштык», — ди. «Кемгә кирәк минем үткәннәр», — дип туктамакчы иде, «Миңа кирәк», — дигәч, дәвам итте.
Ачлык галәмәте булгандырмы, кызы өч яшьтә үлеп киткән. Малайны ничек тә саклап калырга кирәк дип тырышканнар. Картайган көннәрендә терәк-таяныч булыр дип, өметләнгәннәр. Малайлы кешеләрне элек-электән бәхетле санаганнар, бигрәк тә тормыш иптәше вакытсыз гүргә керсә...
Тәслия иптәшкә улы булуына сөенеп, кайгыларын эчкә йотып, яшәргә тырыша. Тормыш аксап-туксап булса да дәвам итә, малай да үсеп җитә. Улы ниндидер кәгазьләргә кул куйдырганда газиз баласы урамда калдырыр дип уйламый да ул... Ә ул язу — йортны улы исеменә күчерү турында документ була.
Менә шуннан Тәслиянең кагылып-сугылып яшәүләре башлана. «Үз өлешеңне балаңа бирмә — тәртипсез булыр, артыгын яратма — үзеңә киресе кайтыр», — дигәнне белсә дә, иркәләп үстерде шул бердәнберен.
Матур хыяллар алар җылы юрганга төренеп, тәрәзә аша серле күк йөзен күзәткәндә генә яхшы, ә кырыс чынбарлык адәм баласын утларда яндыра, дәрьяларга сала...
Тәслия дә, «Безнең сыныкны ашыйсың», — дип әйтмәсеннәр өчен, һәрберсенә ярарга тырышып, бер эштән дә чирканмыйча булышырга тырыша. Башта әтисе ягыннан булган туганнарында, анда рәт беткәч әнисе ягыннан булган туганнарында яшәп карый. Чит кешеләр булмасалар да, болыт астыннан чыгып бетмәгән кояш кебек карыйлар. Дөрес, этмиләр, сукмыйлар, авыр сүз дә әйтмиләр. Кайвакыт эт кебек арып, ашарга да хәле калмыйча йокыга китә. Ярыйм, ярыйм, дип ярылу шулдыр инде ул.
Үзенең беркемгә дә кирәкмәсен аңлаган Тәслия туган якларына юл ала. Авыл башына кергәч, урамнарны күздән кичерә, яшел чирәмнәрдә яланаяк йөреп, рәхәтләнеп, бар дөньясын онытып кычкырасы килә. Туган якның җилләре дә назлы, ягымлы..
Урамнар тын, хәтта этләр дә күренми. «Авылым, мин сиңа әйләнеп кайттым. Кемнәрдер чит иткәндә бәлки кабул итәрсең», — дип, үз-үзе белән сөйләшкәндә берәү: «Апа яныгызда беркем дә юк, кем белән сөйләшәсез?» — дигәнгә борылып караса, артында бер ир заты басып тора, шушы авыл башлыгы икән. Беравык уңайсызлык сизсә дә, аны санлап сүз каткан кешегә бар тормышын сөйләп бирә Тәслия. Авыл башлыгы аны үзләрендә кунып чыгарга чакыра, картлар йортына барырга тәкъдим итә.
Ниһаять, ул үзе кебек ялгыз калган "кыз«лар янында. Ул белә, аны монда беркем дә кыерсытмаячак. Улының ни гомер килеп караганы булмаса да аны яманламый ул. «Күңелем тыныч, туганнар какса да, читләр үз итте. Балачагымда, яшьлегемдә күрмәгән сый-хөрмәтне, ихтирамны күрер өчен миңа бирегә килергә, шушы гомергә кадәр яшәргә насыйп булгандыр. Аллаһ рәхмәтеннән ташлама», — дип кулларын күтәреп, дога кылды.
Фото: Татар-информ
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев