##МойГеройМояСемья: Гафиатулла Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин
Түбәнкамалы, НТР медиахолдингы журналисты бабасы Гафиятулла Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин турында сөйләде.
Түбәнкамалы, НТР медиахолдингы журналисты Гөлия Нигъмәтуллина #МойГеройМояСемья флешмобына кушылды һәм үзенең бабасы Гафиятулла Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин турында сөйләде.
Гафиатулла Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин (.-.1906 — 08.08.1942)
Хәрби дәрәҗәсе — кызыл гвардияче.
Хезмәт урыны — 532 нче укчы полк, 111 нче укчы дивизия
Бөек Ватан сугышына кадәр Гафиятулла Нигъмәтуллин Чакмагыш районы Каракөчек авылының «Аванград» («Игенче») колхозында яши һәм эшли. Аның хатыны Сәвия, балалары — Әлтәф, Әхәт, Әхәт, Ханә. 1941 елда РККА сафларына 532 нче укчы полкка, 111 нче укчы дивизиягә чакырыла. 1942 елның 8 августында Ржев шәһәрен азат итү өчен каты сугышларда һәлак була.
Калининград өлкәсенең Ржевский районы Гора Казеки авылында җирләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев