Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

Минем герой — минем гаилә: Мирзаһит Хөсәен улы Шәймурзин

Мирзанур Шәймурзин әтисе турында сөйләде.

Әтием, Мирзаһит Хөсәен улы Шәймурзин армия сафларына алынганына 8 ел үткәч, 1946 елның сентябрендә, дөньяның әчесен-төчесен татыган, ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан батыр ир-ат булып, туган авылына әйләнеп кайткан. 

Армиягә алынгач, 1938 елның 4 сентябрендә аны Ерак Көнчыгышка, яңа гына сугыш басылган Хасан күле янына җибәрәләр. Сугыш басылса да, япон диверсантлары, шпионнары әледән-әле чикне бозып, үзләренең кәбахәт эшләрен башкарып торалар. Әти бик күп тапкырлар шул диверсантларны юк итүдә катнаша. 

1939 ел. Халхингол янында япон гәскәрләре тар-мар ителгәннән соң, әтием Находкада, аннан Магаданда хезмәт итә. Хезмәт срогын тутырып, демобилизацияләнгәч тә туган якларына кайтырга рөхсәт булмый, аны Магаданда калдыралар һәм 1941 елның сентябрендә яңадан армия сафларына алалар. Ул 1943 елга кадәр Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен саклый. 

1943 елда әтиләрне Көнбатыш фронтка озаталар. Ул Курск дугасында аяусыз бәрелешләрдә катнаша. 18 тапкыр немецлар тылына парашют белән төшәргә туры килә. Партизан отрядларын корал, азык-төлек, киемсалым белән тәэмин иткәндә, батырлыклар күрсәткән өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 

Киев, Житомир, Тернополь, Львов шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Польша, Германия җирләрендә дә сугышырга туры килә. Ике тапкыр машина белән минада шартлый, контузия алып исән кала. Газ белән дә агулана. Биленә граната тагып, ут чәчеп торган дзотка шуышып барып, амбразурага граната ташлап, пулеметны тынарга да мәҗбүр итә. Аннан дзотка бәреп кереп, андагы фашистларны юк итә. Бөек Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. «Фашист Германиясен җиңү өчен» медале белән бүләкләнә. Әниебез Саҗидә Шәйхелислам кызы белән тормыш корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 

Әтием, озакка сузылган авырудан соң, 59 яшендә вафат булды. Ләкин ул безгә — балаларына — сугыш вакытында башыннан кичкән вакыйгалар турында истәлекләрен сөйләп калдырды. Түбәндә шуларның кайберләре белән газета укучыларны да таныштырам.

Ветеран хатирәләре 
1938 нче елның көзе. Япон самурайларын Хасан күле янында тар-мар иткәннән соң да әле япон диверсантлары үзләренең кырын эшләрен туктатмыйлар. Көн саен диярлек чик бозып керәләр, я булмаса авылларга һөҗүм итәләр. Хәбәр килеп төшү белән безне, 2-3 көнлек «сухой паек» белән дошманны юк итәргә җибәрәләр. Көзге юеш көннәрдә, кышның чатнап торган салкыннарында, яңгыр, кар астында, «дошманны тар-мар итмичә кайтмаска», — дигән боерык белән чыгып китә идек. 

Чыннан да, бер тапкыр да, самурайларны юк итмичә, я кулга төшермичә кайтканыбыз булмады. Японнарның кайсылары артык каршылык күрсәтмәсәләр дә, кайберләре исән килеш бирелми иде. Кайвакыт аларны эзәрлекләп, 5-6 көн дә йөрергә туры килгәләде. Бер тапкыр шулай ун көн йөрдек. Ашарга бетте, эчәргә — ярый кар бар. Учак ягарга ярамый. Урманда туңып калган җиләк-җимешләрне ашап (әле кайберләрен ашарга да ярамый), самурайларның эзенә төшеп, каты бәрелештә, аларны тармар иттек. Берничә иптәшемне югалтып, өшеп, туңып әйләнеп кайттык. Салкын үзәккә үтте... 

Курск дугасы 
1943 ел. Курск дугасы. Немец самолетларының бомбага тотуларын мәңге онытырлык түгел. Күктә, карга көтүе кебек, немец самолетлары, өстебезгә туктаусыз бомба яудыра, өстәвенә, "Мессер«лар берөзлексез диярлек пулеметтан сиптерә. Алда бомба шартлый, артта бомба шартлый. Командир: «Өченчесе — безгә», — диде дә, бомба чокырына яшеренергә кушты. 

Без бомба чокырына сикереп төшүгә, пулемет «очеред» е сиптереп үтте. Ул арада, нәкъ берничә секунд элек без яткан урынга, әче тавыш белән сызгырып төшеп, бомба шартлады. Снаряд сызгырып очканда, куркыныч түгел. Ә бомба икенчелрәк — сызгыруы көчәйгәннән көчәя бара. Окоп, я, бомба чокыры коткарса гына инде... 

Бомбага тоту тәмамлангач, качкан урыннан чыгып карасак, без элек яткан урында зур чокыр хасил булган. Ерак кына түгел старшинабыз ярдәм сорап кычкыра. Янына барсак, бомба кыйпылчыгы шинель чабуы белән җиргә «кадаклаган». Гимнастеркасын, эчке киемнәрен кискән, ә тәнендә сыдырылган җире дә юк. Чын мәгънәсендә «күлмәк киеп туган» дисәң дә ярый! 

Кыр кухнясы 
Машина белән минада шартлап контузия алдым. Лазаретка салганнар. Көчле контузия алганда колактан кан китә. Колак чыжлый, бер нәрсә ишетелми, баш шаулый, авыртуына чик-чама юк. 

Бер колак ишетә башлауга лазареттан чыгардылар. Икенче тапкыр минада шартлаганнан соң бер колагым бөтенләй диярлек ишетмәс булып калды... Җәяүләп «передовой» га юл тоттым. Тиздән арттан бер җигүле ат куып җитте. Борылып карасам, батальонның кыр кухнясы икән. Ул да мине танып алды. Сөйләшә-сөйләшә киттек арбага утырып. Бераз баргач, арба сикертүенә башым шаулый башлады. Арбадан сикереп төштем дә аягымны язып, җәяүләп акрын гына арба артыннан бара башладым. Ат йөз-йөз илле метр алга китте. Пешекче, миңа таба борылып: «Әйдә, тиз бул, соңга калабыз», — дип, кычкырды. Шулчак көчле шартлау яңгырады. Мин йөзтүбән җиргә капландым. Башымны күтәреп карасам, алда — тузан, ат та, арба да, юл да күренми. Һавадан бөтерелеп чүпрәк кисәге генә төшә. Сикереп торып йөгереп барсам, солдатның ямау салынган гимнастерка кисәге булып чыкты. Ат урталай өзелгән, юлның бер кырыенда ята, термослар чәрдәкләнеп беткән, арбадан калган такта кисәкләре тирә-якка чәчелгән. Повар гел туракланып беткән. Күрәсең танкка каршы мина булгандыр. Кулыма гимнастерка кисәген алып алга атладым. Батальонга кайтып, кичке аш булмаячагын әйттем, күргәннәремне сөйләп бирдем. Солдатның калдыкларын җыеп, юл кырыена күмдек, такта кисәгенә исемфамилиясен язып кадап куйдык. 

«Батырлык өчен» медале 
Партизан отрядларын кием-салым, медицина кирәк-яраклары, азык-төлек, патроннар белән тәэмин итүдә актив катнаштым. Унсигез тапкыр немецлар тылында булырга туры килде. Парашют белән төнлә берүзеңне немецлар тылына, урманга ыргыталар. Икенче төнгә разведка ясап, утын җыеп, өч урынга учак ягасың. Самолетлар синең учак өстеннән түбәннәнрәк очып үтеп, тюкларны ташлыйлар. Бер үткәндә самолетлар бер-бер артлы өч тюк ташлый. Аннан икенче заходка килеп тагын ташлыйлар. Тюклар, берсеннән-берсе, берничә йөз метрга читкә төшә. Тюкларны ташлагач, учакларны тиз арада сүндереп, син шул тюкларны иртәнгә кадәр бер урынга җыясың. Берсе дә югалырга тиеш түгел. Башың белән җавап бирәсең. Тюкларның авырлыгы бер йөз килограмм чамасы була иде. Кар барда җиңелрәк, кар өстеннән өстерисең. Кар юкта, тәгәрәтергә туры килә иде. Аннан тюкларны саклап, партизаннарны көтәсе кала. 18 тапкыр шундый операцияда катнашып, бер тюгымны да югалтмадым. Немец карательләре дә йоклап ятмый бит. Алар килеп җиткәнче, партизан отрядларына тапшырып өлгерергә кирәк. Партизан отрядлары контрольда тоткан урынга ташлыйлар иде ташлавын. 

Уңда, сулда, артта, алда ату тавышлары, эт өргән тавышлар, якынайганнан якыная бара. Партизаннар карательләр белән сугыш алып бара. Берничә тапкыр карательләр белән күзгәкүз очрашырга туры килде. Башта гранаталарымны әзерләп куйдым да, сиздермичә качып яттым. Алар килеп җитәрәк кенә гранаталарны ыргытырга да, автоматтан ут ачарга кирәк. Бер тапкыр шулай эшләдем дә. Башта ыргылып килгән этенә аттым. Чиный-чиный җиргә ауды. Аннары ике граната ыргыттым да, автоматтан ут ачтым. Мин ут ачуга төрле яктан автоматтан аткан тавышлар ишетелә башлады. Партизаннар килеп җиткәннәр икән. Дошманны юк итеп, тюкларны атларга төяп алып киттек. Тюкларны партизаннарга тапшыргач, мине фронт аркылы озату хәстәрен күрәләр иде... Партизан отрядларын тәэмин итүдә актив катнашканга «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. 

Әсирләр 
Курск дугасындагы бәрелешләрдән соң, безнең сафларны тулыландырырга тылга чыгардылар. Сафларны дары исе иснәмәгән яшь солдатлар белән тулыландырып, бераз ял иттерделәр дә яңадан алгы сызыкка озаттылар. Яшь солдатларны өйрәтергә дә вакыт бирмәделәр.

Без фронтка атлыйбыз, әсир төшкән немец солдатларын тылга озаталар. Шул кадәрле күп әсирләрне беренче тапкыр шунда күрдем. Рәттә (шеренгада) 18 әсир бара, колоннаның игечиге юк. Колоннаның башы китеп күренмәс булды, азагы һаман күренми. Ә сакчылар — йөз метрлап арага бер автоматчы.

Минем: «Әгәр дә алар сакчыларга ташлансалар, патроннары да җитмәс иде. Сакчыларны үтереп качкан да булырлар иде», — дигән соравыма: «Юк, улым, алар сынганнар иде инде. Алар инде сугышчы түгел. Алар өчен сугыш беткән, исән калганнарына шатланып, башын иеп баручылар иде», — диде әти. 

Яшь солдатларның кайберләре прикладлар белән әсирләргә ташлана. Ә алар егылганнарын күтәреп алып алга атлауларын беләләр. 

Сакчыларны, баш өстеннән автомат очередлары гына айнытып җибәрә кызу башларны. Хәтта әсирләргә һөҗүм итүчеләрне атарга, дигән, боерык та чыкты. Соңрак үземнең дә әсирләр озаткан чакларым булды. 

Тик эчне бик пошырганы шул иде: безгә, әсирләрне озатучыларга, ашарга бер паек бирелә, ачка койрык чәнчеп сугышабыз, ә аларга көчәйтелгән паек бирелә, офицерларына офицерлар паегы бирелә иде. 

1944 елда, иң беренчеләрдән булып, итальяннар, немец офицерларын атып, автоматларын аркаларына асып, кулларын күтәреп, сафка тезелеп, әсирлеккә бирелделәр. Илебез чигенә якынлашкан саен, үз ирекләре белән әсирлеккә бирелүчеләр арта барды. Чехлар, мадьярлар һәм башка халыкларның сугышасылары килми иде инде. Бигрәк тә чит илләргә чыккач, андыйлар күбәйде. Тик немец солдатлары гына бик нык каршылык күрсәтәләр иде.

Мирзанур Шәймурзин 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев