Түбән Камада беренче тапкыр халык уеннары фестивале узды
Ул 96нчы балалар бакчасында оештырылды.
Түбән Каманың 96 нчы балалар бакчасында беренче тапкыр халык уеннары фестивале узды.
Бәйрәмдә малайлар һәм кызлар әти-әниләренең, әби-бабайларының балачакларында популяр булган хәрәкәтчән уеннар белән танышты.
«Әлеге чараның максаты — милли мәдәниятләрне үстерү һәм халык уеннарын популярлаштыру», — дип билгеләп үтте 96 нчы балалар бакчасы мөдире Елена Егорова.
Балаларга рус, татар, чуаш, мари һәм башка халык уеннарын күрсәттеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев