Түбән Кама башкортлары Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үтте
Сөмбелә — көзге уңышка багышланган милли бәйрәм.
Түбән Кама башкортлары Сөмбелә — көзге уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Шәһәрдә аны ел саен уздыралар.
Оештыручылар биюләр, җырлар, уеннар, кунаклар өчен сыйлар һәм, әлбәттә, көз бүләкләре күргәзмәсе әзерләгән иде. Сөмбелә — көзге уңышка багышланган милли бәйрәм.
«Кечкенә Сабантуй кебек уза һәм җыеп алынган уңышка багышлана. Барлык башкортлар җыела, конкурслар үткәрә, көрәш карарга була. Җәй буе эшләделәр, хәзер рәхәтләнеп ял итәләр», — ди Түбән Кама башкортлары автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Карлыгач Киреева.
Сөмбелә бәйрәменә килгәннәрнең барысын да тәм-томнар белән сыйладылар. Мәктәп укучыларына башкортча кунакчыллык бик ошады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев