Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Афәрин, булдырдылар!

Татарстанда 2023 нче ел «Милли мәдәниятләр, горефгадәтләр елы» дип игълан ителде. Әле февраль ае гына булуга карамастан, Түбән Камада шушы уңайдан бик күп чаралар үткәрелде инде.

 Алар арасында иң эчтәлекле һәм иң кызыклысы 17 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оештырган «Без — татарлар: дәүләтле халык варислары» дип аталганы булгандыр мөгаен. 

Чарага җыелган халык алдында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, башкарма комитеты директоры Фирдәвис Ханов һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Васыйл Хафизов чыгыш ясап, шушы вакыйга белән котладылар. 

Чарага Кол Гали исемендәге китапханә кызлары, 49 нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар аеруча нык әзерләнгәннәр. 

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре вестибюльдә татарның кунакчыллыгын күрсәтүче фотозона — чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар белән бизәлгән милли өй эче ясап куйганнар иде. Китапханә мөдире Гүзәлия ханым Гыйбадуллина кунакларны мичтә пешкән коймак, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк һәм башка милли ризыклар белән таныштырды. Алай гына да түгел, теләгән кеше әлеге милли ризыкларны авыз итә алды. Ташлык авылында гына түгел, Түбән Камада да күп кенә чараларны үткәрүдә башлап йөрүче һәм оештыручы Айдар Хәмзин бәйрәмне алып барып, җыелган халыкның күңелен күрде. 

Шунысы игътибарга лаек: биредә әле моңарчы бер күргәзмәдә дә күрергә насыйп булмаган орлыклы төш пешереп алып килгәннәр. Анысы — Ташлык авылы мәдәният йорты директоры Илүзә Хәмзина тырышлыгы икән. Илүзә ханым әлеге онытыла төшкән милли ризыкның тарихы, пешерү серләре белән уртаклашты, теләгәннәр өчен ул төш рецептын матур кәгазьгә язып алып килгән иде, шуны таратты. Әлеге ризык кайчандыр Сабантуйларның иң зур сые, кунак табынының иң түрендә булган. Бәлки бүгенге чарадан соң ул безнең табында яңадан лаеклы урынын яулар. 

Флүр Гайнемөхәммәтов һәм аның «Талир тәңкә» фольклор ансмабленә йөрүчеләр, 49 нчы балалар бакчасы сабыйлары милли киемнәр күрсәттеләр, бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. 

Тамаша икенче катта концерт чыгышлары белән дәвам итте. Алып баручы, сценарист Илшат Хәбибуллин, «Илһам» татар эстрада ансамбле җырчылары һәм Илһам Хисматуллин үзе, шул ук «Талир тәңкә», «Нардуган» җыр-бию ансамбле артистлары талантларын күрсәттеләр. «Илһам кызлары» триосының татар җырларына попури башкарулары бәйрәмгә аерым бер нур өстәде. 

Шәңгәлче авылы клубы хезмәткәрләре оештырган фольклор театры татар халкының «Өй юу» күренешен сәхнәләштереп, бик оста, халыкчан итеп башкардылар. Чынлап та, күмәк көч белән бергәләп өй юган хатирәләрне яңартты алар бу чыгышлары белән. 

Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия ханым әйтүенчә, чара артык озакка сузылмый гына шактый эчтәлекле һәм кызыклы булды. Татарларда әле шундый әйтем дә бар бит: «Әз булсын, тәмле булсын!».

Әлеге чараның исеме дә бит «Без — татарлар: дәүләтле халык варислары» дип атала. Чынлап та, борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны саклап, миллилегебезне югалтмыйча, тарихыбызны онытмыйча, үткәнебез белән горурланып яшәсәк иде. 

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: кызганыч, искиткеч тирән эчтәлекле чарага милләттәшләребез аз килгән иде. Бу, бәлки, чараның эш вакытына туры килүенә бәйледер? Бәлки, тагын бер сәбәбе — соңгы вакытларда күңел ачу кичәләренең күп булуы белән дә, аларга «разнарядка» белән өстән кушылып бару да керә торгандыр?! Ни генә булса да, бердәмлек җитеп бетми халкыбызга, юкса, бердәм булу безгә бүген бик кирәк! Ә чараларга килгәндә, фикеремне тагын бер кабатлаудан курыкмыйм, чыннан да, матур һәм эчтәлекле иде.

Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе чыгыш ясый. /Фото /vk.com/ club135285716.

Шәңгәлче авылы клубы хезмәткәрләре сәхнәләштергән «Өй юу» күренеше. /Фото vk.com/club143492053. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев