Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәтеннән тәм табып эшли

Резедә Хәйдәр кызы Нәбиуллина — югары квалификацион категорияле татар теле укытучысы.

Резедә Хәйдәр кызы Нәбиуллина — югары квалификацион категорияле татар теле укытучысы, күп еллар Түбән Каманың 31нче урта мәктәбендә балаларга татар теленең нечкәлекләрен һәм тел байлыгын өйрәтә.

Шәһәребезнең туган тел укытучылары арасында ул дәресләрендә педагог-галим Әхмәт Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен кертү буенча тьютор һәм эксперт булуы белән мәгълүм. Тьютор сүзен беренче ишетүчеләр өчен аңлатма биреп китү урынлы булыр. Тьютор — ул үз фәнен тирәнтен өйрәтү максатыннан бер яки берничә укучы белән көн саен, атна саен яки ай саен өстәмә дәресләр үткәрүче укытучы.

Әлеге технологияне укытуга кертүнең нәтиҗәсе балалар һәм ата-аналар күз алдында. Резедә Хәйдәр кызының укучылары ел саен татар теленнән олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре булуы белән бергә, нәтиҗәле катнашучылар арасында татар телле генә түгел, рус телле укучылары булуы белән исбатлана. 

Бүгенге фән техника заманында үз фәнеңә укучыларны җәлеп итә алу укытучылардан зур осталык һәм сабырлык сорый. Р. Нәбиуллина укучыларны үз фәне белән кызыксындыруда яңа технологияләрне урынлы куллана. Аның дәресләре бик күңелле үтә, ул төрле кызыктыру чаралары аша балаларның сөйләмен үстерүгә ирешә.

Резедә Хәйдәр кызы үзенең күпьеллык эш тәҗрибәсен хезмәт юлын әле яңа башлаган яшь коллегалары белән теләп уртаклаша — ачык дәресләр үткәрә, төрле семинарларда, киңәшмәләрдә чыгышлар ясый. Шул ук вакытта үзе дә һөнәри осталык конкурсларында теләп катнаша. Р. Нәбиуллина туган тел һәм әдәбият укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе, татар теле буенча олимпиада эшләрен тикшерү буенча муниципаль комиссия әгъзасы; «Өлкән укытучы» номинациясендә «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә ярдәм итү» гранты җиңүчесе, «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы лауреаты. 

Чын укытучы булу ул үзе бер талант. Резедә Хәйдәр кызы шундый талантларның берсе. Мөгаллим һөнәрендә актив булуы белән туган татар телебезне саклап калуда, аны үстерүдә зур өлеш кертә. Алга таба да Резедә Хәйдәр кызына уңышлар телибез!

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев