Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ача

Укытучы һөнәре — авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы да һөнәрләрнең берсе.

Һәркем укытучы булып эшли алмый. Аның өчен балаларны ихлас күңелдән яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Укытучы булу ул — төннәр буе йокламый дәфтәр тикшерү, мавыктыргыч һәм балаларны җәлеп итәрлек итеп дәрескә әзерләнү һәм гомер буе үз өстеңдә эшләү, белемеңне күтәрү дигән сүз ул. 

Бүгенге язмабыз укучылар, ата-аналар, хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанган Раушания Сәлим кызы Габдуллина турында. Һәрчак шат күңелле, ачык йөзле, кешелекле Раушания Габдуллина шәһәребезнең 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле туган тел укытучысы. Ул гомеренең 36 елын балаларны укытуга багышлаган кеше. 

Укучыларда татар теленә хөрмәт уяту, аларның аралашу осталыгын үстерү, телне гамәли кулланырга өйрәтүне Раушания Сәлим кызы үзенә максат итеп куя. Ул укучыларның иҗади мөмкинлекләрен активлаштыра белә. Тырышлыгы, вакыт белән исәпләшмичә яраткан фәнен бирелеп укытуының нәтиҗәсе дә күзгә күренә. Р. Габдуллинаның укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар, күп мәртәбәләр предмет олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. 

Раушания Сәлим кызы укучыларга әхлакый тәрбия бирүгә аеруча игътибарлы. Ул «Әдәбиятта әхлак тәрбиясе» темасына авторлык программасы буенча нәтиҗәле эш алып бара. 

Раушания Сәлим кызы тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең Мактау грамотасы; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгәне өчен, Түбән Кама районы башлыгының Рәхмәт хаты; «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе; Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, «Безнең иң яхшы укытучыбыз» грантына ия булды. 

Балаларны яратып, аларга үрнәк булып, дустанә аралашкан Раушания Габдуллинаның укучылары да телебезгә ихтирам һәм хөрмәт белән карыйлар. Бу укучылар үзләре олы тормыш юлына басып, әти-әни булгач, киләчәктә үз балаларына да телебезне, милли йолаларыбызны, горефгадәтләрне онытырга юл куймаслар.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев