Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Каманың яшь укытучылары хезмәт хакына өстәмә түләү алачак

Конкурста катнашу өчен документлар 15-18 август көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында кабул ителәчәк.

Түбән Каманың яшь белгечләрен быел Татарстанда яңадан эшли башлаган «Безнең яңа укытучы» — «Наш новый учитель» программасында катнашырга чакыралар.

Грантны кире кайтару турындагы карар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән кабул ителде.

Мәктәптә эшләү стажы 3 елдан артмаган яшь укытучылар программада катнашып грант иясе булырга мөмкин. Конкурста җиңгән очракта, аңа һәр ай саен өч ел дәвамында 10 мең сум күләмендә хезмәт хакына өстәмә түләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен документлар 15-18 август көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында кабул ителәчәк.

«Түбән Кама педагоглары әлеге конкурста катнашу мөмкинлеге белән файдаланырлар һәм һичшиксез катнашырлар дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте Түбән Кама районы буенча мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин социаль челтәрләрдә.

Исегезгә төшерәбез, грант 2011 елда яшь педагогларны җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырылган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев