Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә башлады

Берничә көн эчендә белгечләргә барлык уку йортларын тикшереп, нәтиҗә ясау бурычы куелган.

Шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә башлады. 

Мәктәпләрне кабул итүдә ике комиссия эшли: берсе шәһәрдәге уку йортларын тикшерсә, икенчесе район мәктәпләрендә йөри.

Комиссия 60 тан артык уку йортында булып, мәктәпләрнең техник торышын, куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау нормаларының үтәлешенә игътибар итәчәк. Алар беренчеләрдән булып 27 нче мәктәпне карадылар. 

«Безнең төп бурыч — барлык белем бирү учреждениеләрен 1 сентябрьгә балаларны кабул итүгә әзерләп җиткерү. Яшь түбәнкамалылар имин шартларда белем алсын», — дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин. 

Тикшерүчеләрнең һәрберсе үз юнәлеше өчен җавап бирә. Берәүләре ашханәләрнең әзерлеген караса, икенчеләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә, өченчеләре документларны өйрәнә, мәктәпнең санитар торышын тикшереп, тиешле кәгазьләрне тутыра.

Алда телгә алынган 27 нче мәктәптә бар да яхшы. 

«Уку кабинетларына, санузелларга, гомуми файдаланудагы урыннарга ремонт ясалды. Бүгенге көндә бина 100 процент ремонтланган», — диде директор Рәис Шәрәпов

Берничә көн эчендә белгечләргә барлык уку йортларын тикшереп, нәтиҗә ясау бурычы куелган.
Фото e-kama. ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев