Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада һәм районда 900гә якын чыгарылыш укучысы аттестат алачак

Быел Түбән Кама районының 115 чыгарылыш укучысы алтын медальгә ия булды.

Түбән Кама районында унберенче сыйныфны тәмамлаучы 896 егет һәм кыз 26 июньдә урта белем турында аттестат алачак. Бу хакта район мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итә.

«Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәпне тәмамлау көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез! Сез «үзегезне һәм әйләнә-тирәгезне үзгәртә аласыз! Үз юлыгызны табарга тырышыгыз һәм шул чакта Галәм үзе сезгә ярдәм итәчәк. Тыныч һәм иҗади идеяләргә ирешүдә кыю һәм нык булыгыз», — дип язган ул.

Шулай ук Гарифуллин билгеләп үткәнчә, быел Түбән Кама районының 115 чыгарылыш укучысы алтын медальгә ия булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев