Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада беренче энергосыйныф ачылды

Мондый сыйныфның максаты — укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук укучыларны мотивацияләү һәм яшьләрнең энергетика тармагы белән кызыксындыру.

Түбән Камада беренче энергосыйныфны ачу тантанасы 2нче мәктәп базасында узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ачылу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, «Сетевая компания» АҖ генераль директорының персонал буенча урынбасары Всеволод Семенюк, «Сетевая компания» АҖ филиалы директоры Алмаз Галимов, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Евгений Королев исемендәге политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова, төзелеш, энергетика, мәгариф тармагы ветераннары катнашты.

Мондый сыйныфның максаты — укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук укучыларны мотивацияләү һәм яшьләрнең энергетика тармагы белән кызыксындыру.

Профильле класс 8 класс базасында формалаштырыла һәм «мәктәп — көллият — югары уку йорты — предприятие» өзлексез белем бирү системасының бер өлеше булачак. Программа ике елга исәпләнгән. Балалар мастер — классларда, проект төркемнәрендә, тренингларда, бизнес-квестларда һәм физика, техник сызым, электр энергетикасы буенча дәресләрдә, профильле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә, шулай ук «Сетевая компания» АҖнең энергия объектларында танышу экскурсияләрендә катнаша алачак.

Профильле сыйныф программасы мәктәп программасын кабатламаячак. Алмаз Галимов барысын да яңа уку елы башлану белән котлады. «Без кечкенәдән үк энергетиканың нәрсә икәнен аңлаган белгечләр белән эшләргә телибез. Бу — дөньядагы төп һөнәрләрнең берсе», — диде ул.

Энергетика юнәлешендәге профильле сыйныфларны формалаштыру «Сетевая компания» АҖ филиалы инициативасы буенча Түбән Кама электр челтәрләре тарафыннан үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыруда Евгений Королев исемендәге политехника көллияте, 2нче мәктәп һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән тыгыз хезмәттәшлек зур роль уйный.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев