Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада җиңү яулады

Анда Татарстаннан 8 меңнән артык укучы катнашты.

Түбән Кама укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасында җиңү яулады. Анда Татарстаннан 8 меңнән артык укучы катнашты. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Һәр катнашучы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәрен сынап карый алды.

«Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен» номинациясендә 27 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Әдилә Фәхретдинова иң яхшысы булды;
«Кулланучылар белемнәрен алуда активлыгы һәм максатчанлыгы өчен» номинациясендә 37нче күппрофильле лицейның 11нче сыйныф укучысы Эльвира Вәлиева аерылып торды;
36нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Ксения Карбонова, 37нче күппрофильле лицейның 11нче сыйныф укучысы Эллина Котляр һәм 14нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Анжелика Әминова «Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылышы өчен» номинациясендә иң яхшылары булды.

Шулай ук тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары — Иван Пискарев (27 нче мәктәп), Ольга Савельева (37 нче күп профильле лицей), Елена Старостина (36 нчы мәктәп), Ольга Пустоплеснова (14 нче лицей) бүләкләнде.

Барлык призерлар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев