Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама укучылары Бөтенроссия олимпиадада 11 призлы урын яулады

Шулай ук быел биш түбәнкамалы БДИ буенча 100 балл җыйды, тагын ике укучы имтиханнарын 200 баллга тапшырды.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Түбән Кама укучылары 11 призлы урын алды. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, 105 укучы төбәк этабында иң яхшылары булды. Республика олимпиадасының финал этабында түбәнкамалылар 4-8 сыйныф укучылары арасында 64 призлы урын һәм 4-11 сыйныф укучылары арасында 30 призлы урын алды.

Шулай ук быел биш түбәнкамалы БДИ буенча 100 балл җыйды, тагын ике укучы имтиханнарын 200 баллга тапшырды.

«Без укучыларыбызның нәтиҗәләре белән горурланабыз һәм моның өчен сезгә, хөрмәтле педагогларыбызга рәхмәт белдерәбез», — диде август конференциясендә Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев