Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Телебезгә хөрмәт уятыйк!»

Венера Бәдертдин кызы Якупова — 29 нчы мәктәпнең югары квалификацион категорияле туган тел укытучысы.

Укыту процессының чорлар дәвамында сыналган традицион нигезен саклап калып, параллель рәвештә заманча алым-ысуллар кулланып эшләүче тәҗрибәле мөгаллимә. 

Аның педагогик кыйбласы — мәгариф системасын модернизацияләү шартларында татар телен һәм әдәбиятын милли эчтәлекле рухи байлык буларак, белемле, зыялы-затлы шәхес булуның нигезе итеп бала күңеленә сеңдерү. «Безгә — татар теле укытучыларына зур миссия йөкләнгән: татар балаларына дәрес материалын өйрәтү генә түгел, ә туган телебезне, милли эчтәлекне, татар рухын бала күңеленә сеңдерергә тиешбез. 

Бүгенге көндә бу эш зур көч, сабырлыклар таләп итә. Бирелгән мөмкинлекләрне файдаланып, һәр дәрестә һәм чарада, укучылар белән бергә булган минутларда балаларыбызга татар рухы сеңдерик, башка милләт укучыларына татар теленә, халкына карата хөрмәт хисләре уятыйк! Башкарган эшебез нәтиҗәсез калмаячак», — дип өнди 37 ел буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Венера Бәдертдин кызы.

Венера Якупова күп еллардан бирле укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләүдә үз тәртибен булдырып, нәтиҗәле эшли. Аның укучылары ел саен шәһәркүләм олимпиадаларда җиңү яулыйлар. Фәнни конференцияләр, иҗади конкурсларда катнашу өчен сәләтле укучыларны гына түгел, бар сыйныфны да эшкә җәлеп итеп кызыксындыра педагог. Балаларның интернетка табынуларын, чиксез кызыксынуларын фәнни дөньяга таба юнәлтә белү укытучыдан әзерлек, заман белән бергә атлау, махсус белем-күнекмәләр сорый. Фәнни эшләр әзерләгәндә информацион-коммуникатив технологияләрдән файдалану — В. Якупованың җентекле, иҗади эш алымнарының берсе. 

Аның эш нәтиҗәләреннән ачык күренгәнчә, фәнни конференцияләргә, иҗади бәйгеләргә әзерләнүдә мультимедиа һәм телекоммуникацияләр куллану укучыларның тел һәм әдәбият белән кызыксынуын активлаштыра, иҗади эшләргә һәм уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда педагогның укучылары халыкара фәнни конференцияләрдә, республика һәм шәһәркүләм конкурсларда призлы урыннар, уңышлы чыгышлар белән куандыра. Район һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән чараларда ул укучылары белән бергәләп чыгышлар ясый. Венера Бәдертдин кызы һөнәри тәҗрибә уртаклашуда, инновацион мәйданчыкларда үз фикерләрен җиткерә, педагогик конференцияләр эшендә актив катнаша.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев