Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мактауларга лаек укытучы

25 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Осипова фәнен яратып эшләүче тәҗрибәле педагог.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә туган телне укыту башка фәннәргә караганда авыррак. Төп максатларның берсе — телебезне саклап калу булса, икенчедән балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну үстерү, теләк уяту бурычы тора. 

Фән-техника заманы укытучылардан үзләре өйрәтә торган предметларын яхшы белүләрен генә түгел, зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, дәресләрендә югары технологияләрне куллана белүләрен таләп итә. 

25 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Осипова фәнен яратып эшләүче тәҗрибәле педагог. Үз бурычларына җаваплы караш, заманча белем бирү һәм педагогик технологияләрне куллану — Гөлчәчәк Талип кызына уку-тәрбия процессының югары нәтиҗәлелегенә тотрыклы ирешергә мөмкинлек бирә. Аның укучылары олимпиадалар, викториналар, бәйгеләр җиңүчеләре. Педагог үзе дә бүген генә укытырга алынган яшь укытучылар алдында, инде шактый тәҗрибә туплаган коллегалары алдында да һөнәри осталык уртаклашып, район, шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә катнашып лаеклы урыннар яулый. 

Әдәби-музыкаль композицияләр, спектакльләр, укучылар конференцияләре, сыйныф сәгатьләре, җирле шагыйрьләр һәм шәһәрнең танылган кешеләре белән очрашулар — болар барысы да балаларга республиканың, шәһәребезнең үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксыну уятырга ярдәм итә. «Үткәнен оныткан халык киләчәктән мәхрүм» дигән сүзләр 34 ел буе туган тел һәм әдәбият укыткан Гөлчәчәк Осипованың төп кагыйдәсе булды. 

Г. Осипова тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, шәһәр мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмалары мәгариф учреждениеләре Советының Мактау грамотасы, милли мәгариф һәм мәдәниятне үстергәне өчен Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тырыш, балаларга белем бирү, аларда татар теленә мәхәббәт уятыр өчен вакыт белән санлашмаган, шуның нәтиҗәсе буларак укучылары һәм ата-аналар тарафыннан ихтирам казанган Гөлчәчәк Талип кызы өч мәртәбә Татарстан Республикасының «Безнең иң яхшы укытучыбыз» грантына да ия булды.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев