Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп директоры Түбән Кама районының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе булды

Конкурс 2012 елдан бирле үткәрелә.

Түбән Камада иң яхшы җәмәгать тәрбиячесен сайладылар. Бу исемгә Кама Аланы вәкиле лаек дип табылды. Республикада балигъ булмаган балаларның иң яхшы остазын ачыклау буенча конкурс 2012 елдан бирле үткәрелә.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча, иң яхшылар финалга эләгәчәк. Түбән Кама этабы «Ковер» яшьләр үзәгендә узды. Конкурста 14 кеше катнашты. Бу — мохтаҗ яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаган балаларга остаз булган педагоглар яки башка һөнәр кешеләре. 

Конкурста катнашучыларга аларның эш нәтиҗәләре буенча бәя бирелде. Бәйгедә икенче ел рәттән Кама Аланының 1 нче мәктәбе директоры Надежда Мичурина җиңү яулады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев