Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтиханнарын 100 баллга тапшырган Түбән Кама укучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан акчалата премияләр алачак

Быел Татарстанда 342 кеше бер имтиханны булса да 100 баллга тапшырган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИны максималь баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларына акчалата премияләр түләячәк. Премия күләме 100 баллга тапшырылган имтиханнар санына бәйле. Бу хакта сишәмбе көнне узган брифингта министрлык башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде.

«Аларга, җыелган нәтиҗәне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган шәхси акчалата бүләкләүләр күчереләчәк: 15 мең, 25 мең, 35 мең сум», — дип аңлатты министр.

Быел Татарстанда 342 кеше бер имтиханны булса да 100 баллга тапшырган. Аларның өчесе берьюлы өч дисциплинаны максималь баллга һәм егермесе ике фәнне тапшырды. Түбән Камада 2024 елда 21укучы имтиханнарын 100 баллга тапшырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев