Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Эшенең нәтиҗәсе укучыларында чагыла

Ләйсән Сафиуллина — эш өчен янып-көюче тынгысыз җанлы мөгаллим.

Ләйсән Сафиуллина — Югары Чаллы авылындагы сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең югары категорияле, тәҗрибәле география һәм биология укытучысы.

Ләйсән Әдис кызы укучы балаларга фән нигезләрен өйрәнергә, серләрен ачарга ярдәм итә. География, биология дәресләрен күңелле, кызыклы итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны каткат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба, «аяклы энциклопедия» диләр аның турында укучылары. Ул һәр укучыны шәхес итеп күрә, аларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйли, аңлата белә. 

Ләйсән Сафиуллина үз укучыларында намус, гаделлек, әдәп сыйфатлары тәрбияли. Анда мөгаллимнәргә генә хас таләпчәнлек, әниләргә генә хас булган сабырлык, ныклык бар. Укучыларны чын күңелдән яратуы, гадел, гади булуы белән аерылып тора. Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы олы җанлы шәхес.

Укытучы фән нигезләренә төшенергә генә түгел, ә көтелмәгән авыр хәлләрдән чыгу юлларын да күрсәтә. Бүгенге катлаулы тормышта, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларда бер-берсе белән уртак тел табарга, дөнья матурлыгын күрергә, киләчәккә ышаныч белән карап, төрле матур уйпланнар корырга өйрәтә ул. Һәрберсенең хәленә керә, булыша, аңлый. Балаларда чын шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. 

Педагогның эш нәтиҗәсе укучылары эшчәнлегендә чагыла. Ләйсән Әдис кызы балаларны олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерли һәм алар арасында җиңүләр яулаган, призлы урыннар алган, төрле конкурсбәйгеләрдә уңышка ирешкән балалар исемлеге артканнан арта бара. 

Ләйсән Сафиуллина — эш өчен янып-көюче тынгысыз җанлы мөгаллим. Аның тырыш хезмәте бүгенге көндә югары бәяләнә. Ул — «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче иң яхшы укытучы» гранты иясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөгаллим.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев