Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Заманадан калышмыйча

Түбән Кама китапханәләре базасында төрле юнәлештәге 70 проект, балалар һәм яшүсмерләр өчен 42 клуб эшләп килә, аларда төрле эш формалары кулланыла.

Хәзерге китапханәләрне элеккеләре белән чагыштырып, аны китап саклый торган урын, ә китапханәчеләрне китап биреп торучы гына итеп күз алдына китерү дөреслеккә туры килми. Бүген китапханәләр заман белән бергә атлап, халык арасында китапка, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан төрле креатив чаралар үткәрүче тулы бер хезмәтләр җыелмасын берләштерүче учреждение.

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә чыгыш ясап, әнә шул хакта сөйләде. «Һәр цивилизацияле җәмгыятьнең язмышы үсеп килүче буынга бәйле, шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү китапханә эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора», — диде ул чыгышында. 

Шәһәребездә уңышлы гына эшләп килгән «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында танылган язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Әлеге проект барышында 200 гә якын очрашу үткәрелгән. Балалар өчен «Китаплы балачак» проекты да тиз арада үз укучыларын тапкан. Укучыларның каникул вакытында эшләүче «КитапЛаб» иҗади остаханәсе — замана таләпләренә туры китереп оештырылган стандарт булмаган алымнарның берсе. Биредә һәр көн билгеле бер китап героена яки әсәргә багышлана, материал кабат иҗади осталык дәресләре, саф һавада хәрәкәтле уеннар, химик тәҗрибәләр һәм башка ысуллар белән ныгытыла. Беренче сыйныф укучылары өчен «Әдәби түгәрәк дөнья» проекты экскурсия формасында уза. Аның барышында балалар сәяхәт итә, викториналарда һәм осталык дәресләрендә катнаша. 

Балалар гына түгел, гаиләләр дә китапханәләр игътибарыннан читтә калмый, атна саен ял көне клубы кысаларында «Бер дулкында» дип аталган уртак гаилә чаралары уза. Шулай ук велосипед һәм җәяүле квестэкскурсияләр үткәрелә, алар туган якны өйрәнү юнәлешендә алып барыла һәм шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыра. Экскурсияләр уен форматында, мавыктыргыч хикәяләр һәм кызыклы фактлар белән оештырыла, шулай ук мәгълүмат эзләү өчен QR-кодлар да кулланыла. 

Интеллектуаль уеннар форматы да (квизиум «Эйнштейнparty», «Космоквиз», «Тылсымчылар турниры» һ.б.) үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында гыйнвардан сентябрьгә кадәр дүрт йөздән артык чара уздырылган һәм 4359 билет сатылган. 

Түбән Кама китапханәләре базасында төрле юнәлештәге 70 проект, балалар һәм яшүсмерләр өчен 42 клуб эшләп килә, аларда төрле эш формалары кулланыла. 

(Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты мәгълүматына таянып язылды). 
Фото https://vk. com/tukai_nk.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев