Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

Түбәнкамалылар Украинаның махсус хәрби операция барган шәһәрләренә ярдәм итәләр.

Әле күптән түгел генә Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә балалар азыгы, китаплар, спорт инвентаре, уеннар, коляскалар һәм азык-төлек — чираттагы гуманитар йөк партиясе килде.

Гуманитар ярдәмне Лариса Нуриева җитәкчелегендәге «Вместе мы можем больше» волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Чулпан Ульданова оештырды.

Шулай ук Түбән Каманың «Армия кардәшлеге — Армийское братство» оешмасы да махсус операция уздыру зонасына ике тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде. Коммерцияле булмаган «Армия кардәшлеге» оешмасы әле узган айдан гына эшли башлады. Әлегә бу турыда түбәнкамалылар аз белә, шуңа күрә алар күп нәрсәне үз акчаларына сатып алалар. Җибәрелгән һәр әйбер махсус актларга язылып, башкарылган эшләр турында хисап теркәлеп бара. Шулай ук оешма үзенең сайтын булдыру өстендә эшли, анда кешеләр күбрәк мәгълүмат туплый һәм үз өлешләрен кертә алачак. 

Ярдәм итәргә теләүчеләр Актүбә урамындагы, 6 а йортына мөрәҗәгать итә алалар.

Фото e-nkama. ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев