Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалыларны 24 сентябрьдә өмәгә чакыралар

Оештыручылар өмәдә катнашучыларны тәмле пылау белән сыйлаячак.

Шәһәребездә урамнарны, ишегалларын, подъездларны һәм парк-аллеяларны чиста, тәртиптә тотуга зур игътибар бирелә. Язын-көзен оештырылган өмәләргә зурлар гына түгел, мәктәп укучылары да теләп катнаша.

21 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне Түбән Камада Евразия чисталык кубогы узды. 

Территорияне җыештыру буенча команда ярышлары «Чиста уеннар» форматында оештырылды. Катнашырга теләүчеләр 12.00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты янында җыелды. Ә чара үзе 13.30 сәгатьтә башланды. 

Исегезгә төшерәбез, 18 е көнне узган «Мәктәп чисталык кубогы» Бөтенроссия экологик турнирының беренче этабында Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Тукай һәм Яр Чаллы районнарыннан укучылар катнашты. 

Укучы балалар табигатьне чүп-чардан чистартуда шулай янып-көеп йөргәндә өлкәннәр ничек читтә калсын?!. Әлбәттә, юк! Түбән Каманың «Яхшылык эшлә» төркеме 24 сентябрь көнне шәһәрдәшләребезне өмәгә чакыра. Өмә 11.00 сәгатьтә башлана. Килүчеләр «Батыр» спорт комплексы янындагы территорияне җыештырачаклар. «Күмәк көч — тау күчерә» дигән кебек, бергәләп эшләгәч, оештыручылар өмәдә катнашучыларны тәмле пылау белән сыйлаячак. 

Өмәдә катнашучы кешеләргә перчаткалар һәм капчыклар биреләчәк. Сезнең бары тик бераз вакыт табып, шәһәребезнең тирә-ягын чистартуда катнашуыгыз гына кирәк. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-917-246-83-62.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев