Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар Зәй ярында 30 капчыктан артык чүп җыйды

Өмәдә 17 кеше катнашкан.

Түбән Кама халкы Зәй елгасы буенда өмә үткәрде. Бу хакта «Твори добро» төркеме волонтерлары хәбәр итә.

Алар билгеләп үткәнчә, елга янында күбрәк пыяла, пластик шешәләр, төргәкләр кебек чүп-чар булган.

«Барлыгы 17 кеше җыелды, шуларның өчесе балалар. Алар башка беркем барып җитә алмаган урыннардан да чүп җыя алды. Чүп-чарны елга ярыннан юлга кадәр чыгарырга байкерлар төркеме ярдәм итте, алар теләп ярдәм итәргә ризалашты», — дип сөйләде волонтерлар.

Өмә барышында барлыгы 31 капчык төрле чүп-чар җыелды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев