Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар Луганск өлкәсенең ике шәһәренә гуманитар ярдәм җибәрде

Посылкаларның күп өлешен балалар товарлары тәшкил итә.

Түбән Камадан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр — бу юлы аны Лисичанск һәм Рубежный халкы алачак. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Посылкаларның күп өлешен балалар товарлары тәшкил итә. Аларга боткалар һәм төрле җиләк-җимеш тәме белән пюре, подгузниклар, оекбашлар һәм футболкалар салганнар.

Шулай ук посылкаларда ярмалар һәм макарон әйберләре, коры ашлар, чәй, конфетлар, печеньелар бар. Йөк партиясенә шулай ук гигиена чаралары һәм медицина эшләнмәләре: марля салфеткалар, бинтлар, бәйләү пакетлары, жгутлар, антисептиклар, авыртуны баса торган һәм температураны төшерүче препаратлар, өлкәннәр өчен эчке киемнәр кергән.

Исегезгщ төшерәбез, гуманитар ярдәм кабул итү пункты адресы: Студентлар урамы, 9. Ул бары тик эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр) ачык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев