Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кер юу машинасы һәм гигиена чаралары җибәрде

Шулай ук Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уза.

Сишәмбе, 1 август көнне Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Бу хакта оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Бу юлы кер юу машинасы һәм шәхси гигиена чаралары (балалар һәм өлкәннәр өчен подгузниклар, дымлы антисептик салфеткалар, туалет кәгазе, кәгазь сөлгеләр һәм башкалар) җибәрелгән.

Шулай ук Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уза. Мәктәптә укучы балалары булган мохтаҗ гаиләләр, шул исәптән ДНР һәм ЛНР балалары да акция кысаларында укучы тупланмалары алачак.

Мәктәп кирәк-яраклары, канцелярия товарлары һәм рюкзаклар эш атнасы дәвамында 8дән 17 сәгатькә кадәр Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев