Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар кышын кар түгелгән басуны чүп-чардан чистарткан

Өмәдә барлыгы 11 кеше катнашкан.

Түбән Камада 13 июньдә басуда өмә узды. Аны «Твори добро Нижнекамск» төркеме активистлары оештырды.

Чара кыш көне кар чыгарылган урында үткәрелде. Кар белән монда бик күп чүп-чар һәм төзелеш калдыклары да түгелгән. Волонтерларга ярдәмгә «ПЖКХ-17» оешмасыннан погрузчик һәм «КамАЗ» бүлеп бирелде.

«Өмәдә катнашучылар бергәләп эшләде. Шешәләр һәм банкалар җыйды, погрузчикка такталар, рубероид, зур чүпләрне салдылар», — дип сөйли активистлар.

Өмәдә барлыгы 11 кеше катнашкан. Алар йөк машинасының кузовын чүп-чар һәм калдыклар белән тутырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев