Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе хезмәткәрләре «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясе үткәрде

Нефтехимиклар балаларга уенчыклар, канцелярия товарлары, киемнәр алып килде һәм күңелле бәйрәм оештырды.

«Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютында «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясе үткәрде. Нефтехимиклар балаларга уенчыклар, канцелярия товарлары, киемнәр алып килде һәм күңелле бәйрәм оештырды.

Бу көнне «Пальчиковый театр» балаларның күңелен күрде, алар өлкәннәр белән бергә әкиятләр укыдылар һәм тылсымлы персонажлар белән уйнадылар. Өлкәнрәк тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес тә үткәрелде. Аның барышында пластикны икенчел эшкәртү, чүп-чарны аерым җыюның мөһимлеге һәм табигатьне сакларга ярдәм итәчәк экологик гадәтләр турында сөйләделәр. 

Балалар төрле өстәл һәм хәрәкәт уеннарында актив катнашты. Очрашу истәлеге итеп, тәрбияләнүчеләр кунакларга үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырды.

Наталья Бакулина, «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют директоры:

«Безнең балалар өчен аралашу бик мөһим. Без кунакларга һәрвакыт шат. Шуңа күрә нефтехимиклар белән очрашуда бер-берсе белән уртак тел таптылар, таныштылар һәм активлык җылы, иркен атмосферада үтте. Бу көн барлык катнашучыларга онытылмаслык хисләр бүләк итте. Түбән Каманың СИБУР предприятиесе хезмәткәрләренә игелекле йөрәкләре һәм балаларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерәм».

Мария Жаркенова, «Түбән Кама Нефтехим» ның башкарма-техник документация эксперты:

«Бу бик дулкынландыргыч очрашу булды. Без ачык һәм шат балаларны күрдек. Алар аралашуга, сөйләшүгә, игътибарга, гади кочаклашуга бик шат иде. Бу искиткеч балаларга безне үзләренең кечкенә дөньясына хөрмәт белән кабул иткәннәре өчен рәхмәт».

Сәфәр Сәфәров, «Түбән Кама Нефтехим» ның җиһазлар сатып алу бүлеге баш белгече:

«Балкыш» та тәрбияләнүчеләр — ачык, тәрбияле, искиткеч балалар. Без бер-беребезгә якты мизгелләр бүләк иттек. Мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк" .

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев