Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Каманың бер оешмасы МХО зонасына ике тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде

«Армейское братство» коммерциячел булмаган оешма узган айдан бирле эшли.

Түбән Каманың «Армейское братство» оешмасы махсус операция уздыру зонасына ике тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.

«Армейское братство» коммерциячел булмаган оешма узган айдан бирле эшли. Түбән Кама халкы бу оешма турында аз белә, дип саный аны оештыручылар. Шуңа күрә йөкнең җитди өлешен үз акчаларына сатып алырга туры килә. Адреслы посылкаларны турыдан-туры алгы сызыкка, шулай ук Донецкның реабилитация үзәгенә алып баралар. 

«Безнең «Надежда» оешмасы Донецк үзәге өчен тренажер, боҗралар, уенчыклар, китаплар бирде. Ә менә бал, варенье, бәрәңге белән халык тәэмин итә. Техник су өчен мичкәләр бирделәр», — дип сөйләде «Армейское братство» НКО рәисе Олег Захаров.

Моннан тыш, фронтка мопед та җибәрделәр. Аны мобилизацияләнгән татарстанлының хатыны сатып алган. Хәрбиләр үзләре әйтүенчә, мондый транспортта боеприпаслар ташу автомобильгә караганда күпкә тизрәк һәм куркынычсызрак.

Җибәрелгән йөк турында барлык мәгълүмат махсус актларга языла — бу башкарылган эш турында хисап. Шулай ук хәзер оешма сайт булдыру өстендә эшли, анда кешеләр үзәк эшчәнлеге турында белә һәм үз өлешләрен кертә алачак. Әлегә Ахтубинская, 6а адресы буенча килеп посылкалар һәм акча белән ярдәм итәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев