Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камадан МХО зонасына 56 тартма гуманитар йөк җибәрелде

Бу дарулар, көрәкләр, маскировка челтәрләре һәм башка күп нәрсәләр.

Түбән Камадан 430 нчы мотоукчылар полкының ротасына гуманитар ярдәм җибәрделәр. 

Исемлеккә барлык кирәкле әйберләр кертелгән — бу дарулар, көрәкләр, маскировка челтәрләре һәм башка күп нәрсәләр.

Йөкне бөтен шәһәр белән җыялар — бу битараф булмаган түбәнкамалылар, мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары, шулай ук социаль челтәрләрдәге төркем администраторлары. Барлыгы төрле товарлар белән 56 тартма җыелган.

«Бүген без полк егетләренә гомуми зурлыгы 180 квадрат метр тәшкил иткән 10 маскировка челтәре тапшырдык. Аларны битараф булмаган гражданнар, мәктәп укучылары, безнең шәһәр студентлары үрә. Хәрбиләр үзләре килеп, сеткаларны алып китә, алар белән техниканы, окопларны ничек каплаулары турында сөйлиләр», — ди «Гаилә» үзәге директоры Дарья Хуҗина.

Ә менә шәһәрдәшебез Сергей Харченко сугышчыларга гитара җибәрергә булган. Сергей Юрьевич авыр вакытта бу бүләк сугышчан рухны күтәрә алыр дип өметләнә.

«Безнең төркемдә инде 1800 дән артык кеше исәпләнә. Бу әйберләр төркем һәм шәһәребезнең битараф булмаган кешеләре ярдәмендә җыелды. Әйберләрне Химиклар проспекты, 72б адресы буенча җыябыз. Сугышчыларыбызга тизрәк өйләренә кайтуларын телибез», — ди «Гуманитарка Татарстан-1» төркеме администраторы Татьяна Никифорова.

Берничә көннән йөк Донецк Халык Республикасына килеп җитәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев