Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камадан җибәрелгән гуманитар ярдәм МХОдагы хәрбиләргә килеп җитте

Безнең сугышчылар фураларны алдан килешкән урында каршы алды.

Ял көннәрендә Түбән Камадан махсус операция урынына җибәрелгән гуманитар йөк адресатларга барып җитте.

Безнең сугышчылар фураларны алдан килешкән урында каршы алды. Йөкне тиз арада бушаттылар. Аннары шыплап тутырылган «Уазик»лар турыдан-туры подразделениеләргә юнәлде.

Исегезгә төшерәбез, ярдәмне җыюда хәрби диңгез флоты ветераннары һәм Түбән Кама эшкуарлары катнашты. Шулай ук әйберләрнең бер өлеше НТР медиахолдингы тарафыннан җыелган иде. Йөкне махсус операция урынына җиткерүдә Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин ярдәм итте.

«Барысы өчен дә рәхмәт! Түбән Кама эшкуарларына, диңгез флоты ветераннарына рәхмәт! Гомумән, барысына да зур рәхмәт», — диде сугышчыларның берсе гуманитар йөк җибәрүчеләргә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев