Түбән Камада «Җылылыкны — һәркемгә» акциясе башланды
«Татэнерго» җәмгыятенең «Чаллы җылылык челтәрләре» филиалы Түбән Камадагы торбаүткәргечләрне ремонтларга булыша.
Шәһәрнең иҗтимагый үзәк вәкилләре «Җылылыкны — һәркемгә» акциясен оештырырга була. Шулай, 12 һәм 13 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Рәхилә Корбангалиева йортлар буенча өлкәннәр һәм координация советы активистлары белән Гагарин урамындагы 41 нче йорт ишегалдында чәй эчү оештыра.
«Саф һавада чәй эчкәндә шәһәребез хезмәткәрләре һәм кунаклары бераз ял итте һәм үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күреп сөенә алды. Командировкага җибәрелгән хезмәткәрләр түбәнкамалыларның кунакчыллыгын һәм мәрхәмәтлелеген билгеләп үттеләр», — дип сөйләделәр ТИҮ вәкилләре.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев