Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада хәрби операция барышында һәлак булган якташлар истәлегенә зәңгәр чыршылар утырттылар

Әлеге акциянең инициаторы — 6 һәм 7 нче микрорайоннарның үзидарә советы рәисе Лариса Орлова

24 нче лицей-интернат территориясендә чыгарылыш сыйныф укучылары МХО сугышчылары белән бергә зәңгәр чыршы аллеясы утыртты.

Хәтер аллеясы сугыш кырында һәлак булган МХО сугышчыларына багышлана. Барлыгы 20 үсенте — нәкъ менә шул кадәр егет фронттан беркайчан да өйләренә кайтмаячак. Сугышчыларны аларның каһарманлыгы һәм Ватанга мәхәббәт кенә түгел, ә күршеләр булуы — Түбән Каманың 6, 7, 8 һәм 11 нче микрорайоннарында яшәүләре дә берләштерә.

Әлеге акциянең инициаторы — 6 һәм 7 нче микрорайоннарның үзидарә советы рәисе Лариса Орлова. Үсентеләр белән горзеленхоз тәэмин итте. Мәктәп укучылары белән бергә Хәтер аллеясын МХО катнашучылары да утыртты, алар һәлак булган солдатлар турындагы истәлекнең мәңге хәтердә буласына шикләнми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев