Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада волонтер хатын-кызлар солдатлар өчен йон оекбашлар бәйли

Җепләрне җирле депутат сатып алырга ярдәм итә.

Түбән Каманың 36 һәм 37 нче микрорайоннары волонтерлары безнең солдатларга ярдәмгә үз өлешләрен кертә. МХО башланганнан бирле бу хатын-кызлар хәрбиләр өчен җылы әйберләр бәйлиләр һәм тегәләр.

«Мин гомерем буе һөнәрчелек белән шөгыльләнәм, бу эшне яратам. Без егетләребез исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтсын дип дога кылабыз», — дип билгеләп үтте волонтер Наҗия Хисмәтова.

Микрорайоннарда яшәүче хатын-кызларның «Осталар шәһәре» берләшмәсе баштан ук волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Җепләрне җирле депутат сатып алырга ярдәм итә. Шул вакыттан бирле хатын-кызлар даими рәвештә җылы оекбашлар, перчатка һәм свитерлар бәйлиләр. Ә «Гренада» яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре балаклавалар тегәргә ярдәм итә.

«Алга таба әзер әйберләрне җыябыз һәм шәһәрдән гуманитар ярдәм итеп җибәрәбез», — дип сөйләде 36 һәм 37 нче микрорайоннарның СТОС рәисе Жанна Кленкова.

Җавап итеп солдатлар Түбән Камага рәхмәт әйтәләр. Активист ханымнар солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәргә ниятли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев