Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм озаталар

Ярдәмнең яңа партиясен формалаштыруда теләгән һәркем катнаша ала.

Ноябрь ахырында Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин булышлыгы белән хакимият һәм волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә чираттагы гуманитар ярдәм озатачак.

Ярдәмнең яңа партиясен формалаштыруда теләгән һәркем катнаша ала. Гуманитар ярдәм җыю пунктына ярмалар, куертылган сөт, консервалар, шикәр, көнбагыш мае, чәй, тиз әзерләнә торган ризыклар, дарулар, шәхси гигиена чаралары, җылы киемнәр, балалар ризыклары, инструментлар, батарейкалар һ.б. әйберләр китерергә мөмкин. Пунктның адресы: Студентлар урамы, 9. Ул эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә ачык, 12.00-13.00 сәгатьләрдә — төшке тәнәфес.

Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, махсус хәрби операция башланганнан алып Түбән Кама шәһәреннән генә дә, предприятиеләр һәм руханиларны исәпләмәгәндә, 50 тоннадан артык гуманитар йөк озатылган. 2023 елда руханилар шулай ук 50 тоннага якын йөк илткән.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев