Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада Курск өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыю башланды

Битараф булмаган халык алып килгән бар нәрсәне волонтерлар аралап тартмаларга тутыра.

Түбән Камада узган атнада неонацистлар һөҗүме һәм дроннар атуы нәтиҗәсендә зыян күргән Курск өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыю башланды. Беренче посылкалар инде төрелгән һәм җибәрү өчен әзер.

«Безгә пенсионерлар гаиләсе килде һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен беренче чиратта нәрсә кирәк булуы турында сорады. Мин аларга кирәкле әйберләр исемлеген бирдем. Алар, кибеткә барып, боларның барысын сатып алып китереп бирде, әгәр тагын берәр нәрсә кирәк булса, зинһар, хәбәр итегез, без барлык танышларыбыз һәм якыннарыбызга әйтербез, диделәр», — дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Алтынай Әхмәтова.

Волонтерлар сөйләвенчә, Түбән Камада яшәүчеләрнең күбесе финанс яктан ярдәм күрсәтүне өстен күрә, әмма кирәкле әйберләрне үзләре сатып алучылар да бар. Иң кирәкле әйберләр арасында гигиена чаралары: зурлар һәм балалар өчен подгузниклар, теш пастасы һәм щёткалар, юеш кулъяулыклар, сабын, душ өчен гельләр һәм башкалар бар. Битараф булмаган халык алып килгән бар нәрсәне волонтерлар аралап тартмаларга тутыра.

«Гуманитар йөк белән газельне пәнҗешәмбе җибәрәчәкбез. Башта барысы да Казанга складка барачак, аннан колонна Курск өлкәсенә китәчәк. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм җыю пунктларында эшләүче волонтерларыбызга, хезмәткәрләребезгә зур рәхмәт әйтәсе килә», — дип йомгаклады «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Лариса Михайлова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев