Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камада башкортларның милли Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бәйрәм Халыклар дуслыгы йортында узды.

Түбән Камада яшәүче башкортлар төрки халыкларда борынгыдан сакланып калган Сөмбелә милли бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аны икенче төрле уңыш бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки ул кырларда көзге эшләр тәмамланганнан соң үткәрелә.

Түбән Камада Сөмбелә Халыклар дуслыгы йортында узды. Балаларны башкорт халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Теләге булганнар уктан атарга да өйрәнә алды.

Түбән Камада яшәүче башкортлар Сөмбелә бәйрәмен ел саен үткәрә. «Урал» милли-мәдәни автономиясе балаларны башкорт халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре белән әнә шулай таныштыра. Моның өчен Халыклар дуслыгы йорты ишегалдында хәтта тирмә дә корганнар.

Монда ук көзге бүләкләр күргәзмәсе — бакчачыларның җәй буена үстергән уңышлары тәкъдим ителде. Шулай ук кунакларны тәм-томнар һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев