Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама халкы МХО зонасындагы госпитальләргә 40 капчыктан артык гуманитар ярдәм җибәргән

Гуманитар ярдәмне 6, 7, 8 нче микрорайоннарның иҗтимагый үзәгендә эшләүче пункт җыйды.

23 сентябрьдә Түбән Кама волонтерлары махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Әйберләр госпитальләргә озатылачак.

Волонтерлар урын-җир, мендәрләр, юрганнар, матраслар, подгузниклар, пеленкалар, инвалид коляскасы, китаплар, дарулар һәм киемнәр — барлыгы 40 капчыктан артык әйбер җыйган, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте.

Гуманитар ярдәмне 6, 7, 8 нче микрорайоннарның иҗтимагый үзәгендә эшләүче пункт җыйды. 22 сентябрьдә аның ачылуына бер ел тулган иде. Хәзер анда 24 волонтер эшли. 

«Бер ел эчендә безнең пунктка 3000 нән артык битараф булмаган кеше килде, МХО зонасының төрле юнәлешләренә 20 мең тоннадан артык йөк җибәрелде, мобилизацияләнгән һәм контракт буенча киткән 460 сугышчы «Гуманитарка Татарстан. Нижнекамск» төркеменнән ярдәм алды», — дип сөйләде 6-8 номерлы микрорайоннарның ТОС рәисе Лариса Орлова.

Химиклар проспекты, 72 нче Б йорт буенча урнашкан микрорайонның Иҗтимагый үзәгендә гуманитар ярдәмне дүшәмбедән шимбәгә кадәр кабул итәләр. Эш вакыты: 9.00дән 18.00гә кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев